2020 елның 8 декабрендә видеоконференцэлемтә режимында яңа коронавирус йогышы таралуга, нефтькә бәяләрнең волатильлеге һәм доллар курсының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.03.2020 ел, № 620-р күрсәтмәсе белән расланган бәйле хәлнең начараюы шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Утырышта Тукай, Түбән Кама, Алабуга, Кама Тамагы, Мөслим, Югары Ослан муниципаль районнары администрацияләре вәкилләре ЕНВДДАН салым салуның башка режимнарына күчүнең торышы турында хәбәр иттеләр.
Шулай ук Арча, Теләче, Актаныш һәм Әгерҗе муниципаль районнары администрацияләре вәкилләренең 2021 елга фаразланган күрсәткечләргә ирешү буенча планлаштырылган чаралар турында чыгышлары тыңланды.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Зиннурова Э. Ф. һәм төбәк сәясәте бүлегенең әйдәп баручы белгече Галиева М. Ш. катнаштылар.