2020 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бинасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш.Х. Гафаров рәислегендә дәүләт һәм муниципаль идарә системасының нәтиҗәлелеген күтәрү буенча эшче төркем утырышы узды.
ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры А.Н.Кудрявцева «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 07.04.2008 ел, № 207 карары белән расланган Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органының үзәк аппараты структурасы стандартына үзгәрешләр кертү турында»доклад белән чыгыш ясады.
«Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы структурасын яңа редакциядә карау турында» гы нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.