Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында яңа коронавирус йогышы таралуга, нефтькә һәм доллар курсына бәяләрнең волатильлеге белән бәйле ситуациянең начараюы шартларында Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эш төркеме утырышы

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

2020 елның 15 декабрендә видеоконференцэлемтә режимында яңа коронавирус йогышы таралуга, нефтькә бәяләрнең волатильлеге һәм доллар курсы артуга бәйле рәвештә хәлнең начараю шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 20 мартындагы 620-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында беренче чиратта кирәк булган товарларга бәяләр үсешен контрольдә тоту мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре чыгышлары тыңланды.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән региональ сәясәт бүлеге башлыгы Мулукова Л.И. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Зиннурова Э. Ф. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International