2020 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең 2020 елга Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2021 елга республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча уртак коллегиясе узды.
Коллегия эшендә Россия Федерациясе финанслар министры А.Г. Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Р. Е. Артюхин, Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Д. В. Вольвач, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин катнашты.
Утырышны ачып, Татарстан Республикасы Президенты
Р. Н.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, агымдагы елда республика бюджетын үтәү катлаулы икътисади шартларда узды. Акчаларда чикләнгән булуга карамастан, Татарстан социаль әһәмияткә ия булган барлык чыгымнарны, шул исәптән хезмәт хакын түләү һәм социаль пособиеләр бирүне дә үз вакытында башкарган. Бизнеска, мәшгульлеккә, балалары булган гаиләләргә ярдәм итүгә һәм кешеләрнең сәламәтлеген яклауга шактый гына өстәмә ресурслар юнәлтелгән. Монда ил җитәкчелеге тарафыннан зур ярдәм күрсәтелде, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов.
Утырышта чыгыш ясаган ТР Финанс министры Р.Р. Гайзатуллин, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе М. А. Сафиуллин һәм Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Р. Х. Нуриәхмәтов 2020 елда үз ведомстволарының эшенә йомгак ясадылар һәм 2021 елга республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларын билгеләделәр.
Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән видеоконференцэлемтә режимында директор Кудрявцева А. Н., директор урынбасары Гайзатуллина Ч. Н., директор урынбасары Гарипов А. Ш., макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е. В. һәм бүлекнең әйдәп баручы белгече катнаштылар.