2020 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева җитәкчелегендә Татарстан Республикасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру буенча Координация комиссиясе утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасында 2020 елда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында фикер алыштылар. Көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә каралды.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән социаль программалаштыру бүлегенең баш белгече Хәсәнов Р. А. катнашты.