Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш. Х. Гафаров рәислегендә дәүләт һәм муниципаль идарә системасының нәтиҗәлелеген арттыру буенча эш төркеме киңәшмәсе

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

2020 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бинасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш.Х. Гафаров рәислегендә дәүләт һәм муниципаль идарә системасының нәтиҗәлелеген күтәрү буенча эшче төркем утырышы узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 07.04.2008 ел, № 207 карары белән расланган Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органының үзәк аппараты структурасы стандартына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә каралды, аның буенча төп доклад белән ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы структурасын яңа редакциядә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International