2021 елның 26 гыйнварында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең «Академия» концертлар залында Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин һәм Россия Федерациясе Спорт министры О.В. Матыцин катнашында «2020 елда Татарстан Республикасы спорт министрлыгының эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында» дигән темага Татарстан Республикасы спорт министрлыгы коллегиясе узды.
Коллегиядә Татарстан Республикасы спорт министры В.А. Леонов доклады тыңланды, ул Министрлыкның 2020 елдагы эшенә йомгак ясады, шулай ук 2021 елга приоритетларны атады.
Россия спорт министры О.В. Матыцин коллегия барышында билгеләп үткәнчә, Татарстан Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче кешеләр саны буенча ун төбәк арасына керә, лаеклы рәвештә Россиянең иң спорт төбәкләренең берсе дип танылды һәм спортның күп төрләрен үстерү үзәге булып санала.
Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән социаль программалаштыру бүлегенең баш белгече Р.А. Хәсәнов катнашты.