Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш. Х. Гафаров рәислегендә дәүләт һәм муниципаль идарә системасының нәтиҗәлелеген арттыру буенча эш төркеме киңәшмәсе

2021 елның 12 феврале, җомга

2021 елның 12 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бинасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш.Х. Гафаров рәислегендә дәүләт һәм муниципаль идарә системасының нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшче төркем утырышы узды.

Киңәшмәдә «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органының үзәк аппараты структурасы стандартына үзгәрешләр кертү турында» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре сыйфаты стандартларын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларының үз көчләрен югалтуын тану турында  мәсьәләләр каралды.

Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор А.Н. Кудрявцева катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International