Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ю.И. Борисов һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның катнашуы белән видеоконференцэлемтә режимында «2021 елның 20 февралендә «2020 елда Татарстан Республикасы сәнәгатен һәм куллану базарын үстерү йомгаклары, 2021 елга бурычлар, икътисад үсеше резервлары» темасына Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясе узды.
Чарада шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
«2020 елда Татарстан Республикасы сәнәгатен һәм куллану базарын үстерү йомгаклары, 2021 елга бурычлар, икътисад үсеше резервлары» төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.Ә. Кәримов чыгыш ясады.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А. Н., директор урынбасары Гревцов А. Б., бүлекләр башлыклары Баһаветдинова Е. В., Рубцова С. А. катнаштылар.