Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышы

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

2021 елның 18 мартында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин алып барды. Утырышта, шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Ә.Ә. Сәфәров катнашты.

Утырыш барышында физкультура һәм спорт турында, халыкның җан башына һәм халыкның төп социаль-демографик төркемнәре буенча яшәү минимумы күләмен билгеләү тәртибе турында, минималь куллану бюджеты турында, шулай ук, ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган закон проектлары каралды.

Парламентарийлар территорияләрне комплекслы үстерү схемаларын гамәлгә кертү өчен хокукый базаны формалаштыручы закон проектлары турында аерым блок белән фикер алыштылар.

ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты өченче укылышта кабул ителде.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International