Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары (дәүләт хакимиятенең югары башкарма органнары җитәкчеләре) эшчәнлегенең һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү турында» 2011 елның 4 февралендәге 68 номерлы Указы белән расланган федераль күрсәткечләргә ирешү буенча Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы каршындагы эш төркеме утырышы

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

2021 елның 31 мартында Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында видеоконференция режимында Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары (дәүләт хакимиятенең югары башкарма органнары җитәкчеләре) эшчәнлегенең һәм Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү турында» 4.02.2002 ел, № 68 Указы белән расланган федераль күрсәткечләргә ирешү буенча эшче төркем утырышы узды.

Утырышта федераль күрсәткечләргә ирешү буенча агымдагы вәзгыять, 2021 елда максатчан күрсәткечләргә ирешү куркынычы, әлеге куркынычларны киметү һәм күрсәткечләрне үтәүне тәэмин итү буенча тәкъдимнәр турында Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең җаваплы башкарма органнары вәкилләре хәбәр итте.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы С.А. Рубцова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International