Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышы

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

2021 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының Эксперт советы утырышы узды.

Утырышта түбәндәге закон проектлары каралды һәм тикшерелде:

«Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында «Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»;

«Мәдәният турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында»;

«Татарстан Республикасында яшьләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»;

«Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында".

Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор ярдәмчесе А.И. Зарипов катнашты һәм чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International