2021 елның 14 апрелендә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары О.С. Кузьмина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 03.09.2007 ел, № 432 карары нигезендә барлыкка килгән Татарстан Республикасында бөлгенлек процедураларының һәм арбитраж идарәчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеге буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды.
Утырышта арбитраж идарәчеләр һәм арбитраж идарәчеләрнең үзкөйләнешле оешмалары рейтингын карау һәм раслау, 2020 елда банкротлык процедураларын үткәрү нәтиҗәлелеге һәм көн тәртибендәге башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән предприятиеләрнең икътисад бүлеге башлыгы Т.Н.Сәгъдиев катнашты һәм чыгыш ясады.