2021 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгында дәүләт гаилә һәм демография сәясәтен тормышка ашыруның Республика планын эшләү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында дәүләт гаилә һәм демография сәясәтен тормышка ашыру буенча республика планы проекты структурасы каралды һәм тикшерелде.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән социология бүлеге башлыгы Л.Ф. Казанцева катнашты.