Татарстан Республикасы Премьер-министры Р. Н. Миңнеханов, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары М. И. Иванов катнашында «2020 ел нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2021 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

2021 елның 22 апрелендә «Казан ЭКСПО» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы узды, ул 2020 ел йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар буенча «Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга багышланган иде.

«2020 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру һәм 2021 елга бурычлар турында»гы нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.Ә. Кәримов чыгыш ясады.

Утырышта, шулай ук, республика икътисадының энергия нәтиҗәлелеген арттыру, Татарстан Республикасында энергомашина төзелешен үстерү, Россия Федерациясендә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, Россия Федерациясендә энергетика төзелеше өлкәсендә дәүләт сәясәтен формалаштыру һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

Утырышта чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов ассызыклаганча, бүген республикада энергетика өлкәсендә берничә инновацион проект гамәлгә ашырыла, шул исәптән водород технологияләрен куллану, сыекландырылган табигый газ куллану һәм электромобильләрне үстерү. «Күптән түгел генә каралган темалар, ерак перспектива буларак, бүген республикада тормышка ашырыла инде. Минемчә, энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча форум мәйданчыгы энергия нәтиҗәлелеге һәм циркуляр икътисадның заманча трендлары өлешендә бик зур мәгълүмат һәм мөмкинлекләр бирә. «Татнефть» компаниясе бу эшнең ничек алып барылуын күрсәтә инде», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән тариф сәясәте бүлеге башлыгы К.П. Куренков катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International