2021 елның 29 апрелендә видеоконференцэлемтә режимында яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә бәяләрнең волатильлеге һәм доллар курсының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.03.2020 ел, № 620-р күрсәтмәсе белән расланган бәйле рәвештә хәлнең начараюы шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Утырыш барышында салым салуның патент системасына кертелгән үзгәрешләр турында мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе вәкилләре чыгыш ясады.
«Инвестицион венчур фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы утырышта катнашучыларга «сәнәгать паркларының нәтиҗәлелеген арттыру» темасына кураторлык кысаларында арадаш нәтиҗәләр ясау турында мәгълүмат бирде.
«Муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда контроль-күзәтчелек эшчәнлеген законнар белән җайга салуга үзгәрешләр кертү турында»гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкиле чыгыш ясады.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән региональ сәясәт бүлеге башлыгы Мулукова Л.И., икътисади планлаштыру