«Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ сайтында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары белгечләренә, муниципаль хезмәтләр күрсәтү һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашыруны да кертеп, административ реформаның кызыксындырган һәм актуаль мәсьәләләре буенча аңлатмалар алу мөмкинлеге бирә торган сервис эшли башлады.
Моның өчен ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегенең «Административ реформа» бүлекчәсендә «Муниципаль берәмлекләр сораулары һәм ТР ИСТҮ җаваплары» өстәмә битендә табарга һәм килеп туган проблематика буенча сорау бирергә кирәк.
Муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек итү буенча законнар тарафыннан бирелгән вәкаләтләр кысаларында «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ белгечләре куелган сорауларга җаваплар бирәчәкләр.