2021 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференция режимында Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары (дәүләт хакимиятенең югары башкарма органнары җитәкчеләре) эшчәнлегенең һәм Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү турында»гы 4.02.2021 ел, № 68 Указы белән расланган федераль күрсәткечләргә ирешү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Киңәшмәдә федераль күрсәткечләргә ирешү буенча «юл карталары»н эшләүнең барышы һәм Россия Федерациясе Дәүләт Советының профильле комиссияләре һәм федераль башкарма хакимият органнары белән эшләү турында Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең җаваплы башкарма органнары вәкилләре хәбәр итте.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы С. А. Рубцова катнашты.