Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында «2020/2021 елның ягу чорында Татарстан Республикасының ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс оешмаларының эш йомгаклары һәм 2021/2022 елның ягу чорына әзерлек буенча бурычлар турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

20 майда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында «2020/2021 елның ягып җылыту чорында Татарстан Республикасының ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс оешмаларының эш нәтиҗәләре һәм 2021/2022 елның ягу чорына әзерлек буенча бурычлар турында» дигән темага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы булды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин Татарстан Республикасының барлык шәһәрләре һәм муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде.

А.В. Песошин билгеләп үткәнчә, 2020/2021 елның көзге-кышкы чорына әзерлек билгеләнгән срокларда башкарылган. Муниципаль берәмлекләр торак һәм социаль өлкә объектларында вакытында җылылык җибәргәннәр. Республикада җылыту чоры 2020 елның 11 сентябрендә башланды һәм 2021 елның 16 маенда тәмамланды.

Утырыш барышында докладлар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Кәримов А.А., Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Мөбәрәкшин А. Ф., «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры Сабиров Р. К., Чаллы шәһәре мэры Мәһдиев Н. Г. һәм Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Вәлиев А.Р. чыгыш ясадылар.

Утырышта чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов җылылык челтәрләренең тузуы күбесенчә ТКХ оешмаларының финанс хәле белән бәйле, чөнки тарифларда минималь инвестиция өлеше теркәлгән, дип билгеләп үтте. «Инвестицион программаларны игътибар белән карарга кирәк. Сер түгел, без һәрвакытта да нәтиҗәле кулланабыз акча. Төгәл механизм булырга тиеш. Беренче чиратта, бу дәүләт катнашындагы компанияләргә кагыла», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Утырышта ДБУ» Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International