2021 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Фазлыева Л.Р. балалар һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышын үткәрде.
Утырышта 2021 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек, балалар сәламәтләндерү оешмаларында балаларның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү, Татарстан Республикасы лагерьларының балаларның җәйге ялын оештыруга әзерлеге, шулай ук Татарстан Республикасы балалар сәламәтләндерү оешмаларында балаларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре тыңланды һәм тикшерелде.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән социология бүлегенең әйдәп баручы белгече Степанова Ф.Н. катнашты.