Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

2021 елның 27 маенда видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе булды.

Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:

«Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары (дәүләт хакимиятенең югары башкарма органнары җитәкчеләре) эшчәнлегенең һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү турында» 04.02.2021 ел, № 68 Россия Федерациясе Президенты Указы белән билгеләнгән федераль күрсәткечләр өчен җаваплы Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарын тыңлау буенча үткәрелгән эш нәтиҗәләре хакында.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «координаторларда федераль күрсәткечләрне үтәү буенча» юл карталары»н раслау турында» 2021ел, 23 нче апрель, 278 нче номерлы карары («2020 ел йомгаклары буенча халыкның тормыш сыйфатын һәм аларның эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарына идарә итүгә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт йөкләмәсен үтәүнең торышы турында»).

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында идарә итү процессларын реинжиниринглау эшен оештыру буенча якын килүләр турында.

Мәгълүмат системалары базасын карау һәм анализлау нәтиҗәләре һәм аларны «мәгълүматлар фабрикасы» аша интеграцияләү турында.

Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион үзәге платформасы һәм «Ачык Татарстан» мәгълүмат системасы арасында мәгълүмати интеграцияне оештыру һәм мәгълүматлар алмашу өчен оештыру-методик һәм норматив-регламент алымнары турында.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмат системасын булдыру турында»гы карары проектын ведомствоара килештерү эше хакында».

Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А. Н., директор урынбасары Гайзатуллина Ч. Н., макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е. В., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С. А., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгече Әхмәтҗанова З.М. һәм макроикътисадый анализ бүлегенең әйдәп баручы белгече Мөбинова С. И. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International