2021 елның 10 июнендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә бәяләрнең волатильлеге һәм доллар курсы артуга бәйле вәзгыятьнең начараюы шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эш төркеменең атналык утырышы булды.
Утырышның көн тәртибе ике пункттан торды:
2021 елның 5 аенда республика маркетинг үзәгенең эш нәтиҗәләре турында.
Конкуренцияне үстерү буенча юл картасына өстәмә базарлар кертү.
Утырышның көн тәртибе буенча республиканың төрле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре чыгыш ясады.
Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С. А. һәм төбәк сәясәте бүлеге башлыгы Мулукова Л.И. катнаштылар.