Авыл хуҗалыгын цифрлаштыру проектын гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасының цифрлы трансформация стратегиясен эшләү буенча киңәшмә

2021 елның 25 июне, җомга

2021 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш. Х. Гафаров җитәкчелегендә авыл хуҗалыгын цифрлаштыру проектын гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасының цифрлы трансформация стратегиясен эшләү буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә «Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгын цифрлаштыру проектын гамәлгә ашыруның барышы турында» һәм «Татарстан Республикасының цифрлы трансформация стратегиясен эшләү турында» нотыклар белән Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры А. Р. Хәйруллин чыгыш ясады.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры Кудрявцева А.Н. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International