Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

2021 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы министрлыклары вәкилләре катнашында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл» форматындагы утырыш уздырылды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин рәислегендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Ә. Ә. Сәфәров катнашты.

Утырыш барышында муниципаль берәмлекләр вәкилләренең Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең торак пунктларында су белән тәэмин итүнең торышы һәм аны яхшырту чаралары, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыруның барышы турында чыгышлары тыңланды һәм тикшерелде.

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Гобәйдуллин Э.С. әлеге мәсьәләләрнең актуальлеген билгеләп үтте.

Муниципалитетлар су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын модернизацияләү буенча чаралар комплексын эшләү кирәклеге турында тәкъдимнәр әйттеләр. Үз чиратында, муниципалитетларга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларын кадастр исәбенә кую эшләрен тәмамлау тәкъдим ителде.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры Кудрявцева А.Н. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International