2025 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева катнашында «2024 елда Татарстан Республикасында граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу эшчәнлеге һәм 2025 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы ЗАГС Идарәсенең йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Хисап доклады белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Э. Ф. Әхмәтова чыгыш ясады.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә директор урынбасары А. Б. Гревцов катнашты.
2025 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитетының «2024 елда Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитетының эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлар турында» йомгаклау коллегиясе утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры М. Р. Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Р. Н. Миңнеханов, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Э. С. Гобәйдуллин катнаштылар.
Хисап доклады белән Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Иванов С. Е. чыгыш ясады.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә директор урынбасары А. Б. Гревцов катнашты.