Аның сүзләренә караганда, бу чорда ТР консолидацияләнгән бюджетына 89,5 млрд сумлык керемнәр алынган. Шуның 75,1 млрд сумы салым һәм салым белән бәйле булмаган керемнәр өлешенә туры килә. Бу чорда республика казнасына 57,8 млрд сумлык салым һәм салым белән бәйле булмаган керем алынган. Узган яртыеллыкта ТР консолидацияләнгән бюджетының чыгымнары 70,7 млрд сум тәшкил иткән. Җирле бюджетларга беренче яртыеллыкта 16,5 млрд сумлык трансфертлар күчерелгән.
Шулай да министр чыгышында төп игътибар казнаны тулыландыручы салымнар туплаудагы проблемаларга бирелде. “Быел барлык дәрәҗәдәге бюджетларның керем өлешен үтәү һәм республика бюджеты кытлыгын каплау өчен әлеге проблемаларны чишү аеруча мөһим. Бу, беренче чиратта, бюджет хезмәткәрләренә арттырылган хезмәт хакын түләп бару өчен кирәк”, - дип ассызыклады министр.
Финанс министры иң элек республика бюджетын тулыландыручы салымнарны җыюга тукталды. Керем салымының 90 процентын республикадагы 1079 предприятие тәэмин итүен искә төшереп, төрле предприятиеләрдә аны җыю буенча вазгыятьнең аерылуына игътибар юнәлтте. Мәсәлән, бу яртыеллыкта 616 предприятие узган елның шул чорына караганда, керем салымын җыюда 4,5 млрд сумлык үсеш биргән. Шул ук вакытта 463 предприятие әлеге салым буенча түләүләрен узган елга караганда 11 млрд сумга киметкән. “Салым түләүдә күрсәткечләрнең аерымлануы объектив һәм субъектив сәбәпләргә бәйле. Аларны компанияләрнең беренче яртыеллыктагы хисаплары буенча җентекләп анализларга кирәк. Керем салымының бюджетны формалаштыруда зур роль уйнавын исәпкә алып, анализлана торган предприятиеләр тирәлеген арттырырга, 1 сентябрьгә кадәр тармак министрлыклары, салым инспекциясе белән бергә ел азагына кадәрге перспективаларны барларга тиешбез”, -дип ассызыклады финанс министры.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та йомгаклау сүзендә бюджетның керем өлешенең дә, чыгым өлешенең дә нәтиҗәле үтәлешен тәэмин итәргә чакырды. “Бер яктан финанслар җитми, икенче яктан бюджет акчалары еш кына нәтиҗәле сатып алуларга тотылмый. Җиһазлар сатып алына да складта бөтенләй файдаланылмый ята, яки нәтиҗәле файдаланылмый. Моның белән көрәшергә кирәк. Казначылык бу мәсьәләдә тагын да принципиальрәк позиция алырга тиеш”, -дип ассызыклады Президент. Ул җаваплы затларны бюджет һәм бюджеттан тыш чыганакларны нәтиҗәле файдаланырга, бюджет ресурсларын һәм түләүле хезмәтләрдән кергән акчаларны үз хаҗәтләрен канәгатьләндерү өчен кыйммәтле машиналар алуга тотмаска, хезмәт хакларын түләүгә, ремонт эшләренә һ.б. йөкләмәләрне үтәүгә юнәлтергә кушты. Рөстәм Миңнеханов бүгенге катлаулы шартларда социаль инфраструктуралар, торак-коммуналь хуҗалык объектлары безнең эштә өстенлекле юнәлеш булып кала, дип ассызыклады һәм эшне активлаштырырга чакырды.
2025 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы финанс министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте Идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең 2025 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының көтелгән үтәлеше йомгаклары һәм 2026 елга Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча уртак коллегиясе утырышы узды.
Коллегия эшендә Россия Федерациясе Финанс министры А. Г.Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Р. Е. Артюхин һәм Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары В. В. Бациев катнаштылар.
Республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары видеоконференцэлемтә режимында катнаштылар.
Киңәшмәнең көн тәртибе кысаларында 2025 елда республика салым органнары эшенә йомгаклар һәм 2026 елга бурычлар турында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе М. А. Сафиуллин сөйләде.
2025 елга Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүнең якынча йомгаклары, Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2026 елга бурычлары турында Татарстан Республикасы Финанс министры М. Д. Фәйзрахманов чыгыш ясады.
Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2025 елдагы эш йомгаклары, 2026 елга әлеге бурычлар турында Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нуриәхмәтов Р. Х. мәгълүмат бирде.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә директор А.Н.Кудрявцева катнашты.