Торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча Республика ведомствоара комиссия утырышы узды

2013 елның 1 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Республика ведомствоара комиссия председателе Р.Ф. Моратов җитәкчелегендә Торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча Республика ведомствоара комиссия утырышы узды. Утырыш республиканың барлык муниципаль районнарын һәм шәһәр округларын тоташтыруы белән видеоконференция режимында үтте.
Утырыш барышында Түбән Кама, Лениногорск һәм Яр Чаллы шәһәрләренең управляющий компанияләрнең эшчәнлекләре анализы нәтиҗәләре каралды, торак һәм коммуналь хезмәтләр буенча халык бурычының структурасы һәм сәбәпләре билгеләнде, торак һәм коммуналь хезмәтләр гражданнар белән түләнмәгән очракта аларга социаль ярдәм чаралары бирү тәртибен үзгәртүе тәкъдим ителде һәм башкалар.
Утырыш эшендә   ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры, комиссия председателенең урынбасары А.Н.Кудрявцева, тариф политикасы бүлегенең мөдире Ю.В. Павлова катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International