Татарстан Республикасының икътисад һәм социаль өлкә тармакларын Россия Федерациясенең Бөтендөнья сәүдә оешмасындагы әгъзалыгы шартларына әзерләү һәм адаптацияләү буенча ведомствоара эшче төркем утырышы

2013 елның 16 августы, җомга
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасының икътисад һәм социаль өлкә тармакларын Россия Федерациясенең Бөтендөнья сәүдә оешмасындагы әгъзалыгы шартларына әзерләү һәм адаптацияләү буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды.
Утырыш катнашучылары сәнәгатькә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләргә, кече һәм урта бизнес өлкәсендәге республиканың чит илгә чыгаручыларга булышлыкның яңа формаларын эшләү процессында федераль власть органнары үзара ярдәм итешү мәсьәләләрен карап тикшерделәр.
Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге” директорының урынбасары О.В. Миронов катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International