ДБУ "Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге"
Татарстан мәгариф системасы үсешендә уңай динамика күзәтелә
2013 елның 22 августы, пәнҗешәмбе
Гомумән Татарстан мәгариф системасы үсешендә уңай динамика күзәтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф хезмәткәрләренең традицион август педагогика киңәшмәсендә белдерде. Быел киңәшмәне уздыру урыны итеп Арча шәһәре сайланды.
Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, бүген мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә мөнәсәбәтне үзгәртү мөһим.
Мәгарифкә яшь укытучыларны тартырга кирәк, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты, безнең вузлар да әлеге өлкәдә кирәкле белгечләр әзерләргә тиеш. Моннан тыш, мәгарифкә кадрлар әзерләү системасына “Алгарыш” кадрларны әзерләү һәм яңадан әзерләү республика программасы да эшләргә тиеш, дип әйтте ул.