ДБУ "Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге"
Татарстан Респубкасының Президенты Р.Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш Советы утырышын уздырды
2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш Советы утырышы узды. Утырышта “Татарстан Республикасы дәүләт органнарында һәм муниципаль районнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге турында”гы мәсьәлә каралды.
Совет утырышын ачып, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, республика җитәкчелеге алдында төбәкнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттырыру, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү бурычы тора. Моның өчен, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, барлык оешмаларның һәм чиновникларның бергәләшеп эшләве зарур. “Совет башкара торган эш төрле тармаклардагы ситуацияне бәяләргә һәм эшебезнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тиешле чаралар күрергә ярдәм итә”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, конкурент мохит тудыру бурычларын гамәлгә ашыру һәрьяклы мәгълүматтан башка мөмкин түгел, шуңа бәйле рәвештә җитди эш алып барыла. Салым хезмәтләре, хокук саклау органнары белән бергә, “бер көнлек фирмалар” һәм башка шундый салым түләүдән читләшә торган формалар, шул исәптән хезмәт хакын “конвертта” түләү формасы буенча эш алып бара. Бюджет чыгымнары тиешле структуралар тарафыннан даими рәвештә тикшереп торыла.
“Бүген Татарстанда төрле зур масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла, һәм кайберәүләр, бу эшкә гади “кулланучылар” позициясенә басып керештеләр”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Мондый нәтиҗәгә бюджет чыгымнарын тоту буенча ел саен ачыла торган хокук бозулардан соң үзеннән-үзе киләсең. Мин игътибар белән ЭЭМ статистикасын карап чыктым - 1000гә якын коррупцион җинаять ачыкланган, зыян 140 млн сумнан артып киткән. Ришвәт бирү, урлашулар, үз мәнфәгатьләрен алга сөрү очраклары бар”.
Коррупция, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, бигрәк тә ТКХ, төзелеш, җирләр әйләнеше өлкәсендә сизелә. Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә ярты ел эчендә 300ләп хокук бозу ачыкланган, авыл хуҗалыгы җирләрен күпләп дача төзүләр өчен тартып алу очраклары “модага” керде.
Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәшнең торышы турындагы төп нотык белән Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәте идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов чыгыш ясады. Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин, Татарстан Прокуроры Кафил Әмиров нотыклары тыңланды.
Нотыкларда коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә ачыкланган кайбер проблемалар билгеләп үтелде.
2026 елның 17 мартында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы булды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М. Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Татарстан Республикасыннан Федерация Советы сенаторлары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2025 елда Татарстан Республикасы Конституция Советының, 2025 елда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү буенча Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эшчәнлеге турында докладлар, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2025 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук, Татарстан Республикасы фәннәр Академиясенең 2025 елгы хисабы турында мәгълүматы тәкъдим ителде.
Утырышта шулай ук көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә һәм тикшерелде, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручыны сайлау турындагы мәсьәлә тыңланды.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.