ДБУ "Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге"
Татарстан Республикасының финанслар Министрлыгында балалар-яшьүсмерләр өчен спорт мәктәпләренең федераль спорт объектлары арасында эксплуатацион чыгымнарны каплау өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләренә багышланган җыелыш булып узды
2013 елның 24 сентябре, сишәмбе
Татарстан Республикасының финанслар Министрлыгында балалар-яшьүсмерләр өчен спорт мәктәпләренең федераль спорт объектлары арасында эксплуатацион чыгымнарны каплау өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләренә багышланган җыелыш булып узды. Элеге җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социаль программалаштыру бүлегенең баш белгече Р.А.Хасанов катнашты.
Хэзерге вакытта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең белгечләре Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм Академиясенә караган объектларының коммуналь һәм эксплуатацион чыгымнарын исәпләү эшен алып баралар.
2026 елның 17 мартында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы булды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М. Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Татарстан Республикасыннан Федерация Советы сенаторлары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2025 елда Татарстан Республикасы Конституция Советының, 2025 елда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү буенча Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эшчәнлеге турында докладлар, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2025 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук, Татарстан Республикасы фәннәр Академиясенең 2025 елгы хисабы турында мәгълүматы тәкъдим ителде.
Утырышта шулай ук көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә һәм тикшерелде, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручыны сайлау турындагы мәсьәлә тыңланды.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.