Коллегиянең утырышында торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә программаларны реальләштерү йомгакларын чыгардылар

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры И.Ш. Халиков һәм торак-коммуналь хуҗалыгына реформа ясауга булышлык Фондның генераль директоры К.Г. Цицин катнашуы белән “Торак-коммуналь хуҗалыгы программаларын тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм 2013-2014 елларга җылыту вакытына хәзерләнү турында” темасына Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең утырышы узды.
2013 елда Татарстанда торак фондны һәм коммуналь инфраструктураны яңартуга тотылган акчаның гомуми күләме 9,4 млрд сум тәшкил иткән.
Төп доклад белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады.

Утырышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International