Арбитраж идарә итүчеләр рейтингының башлангыч нәтиҗәләре расланды

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
Сишәмбе, 1 октябрдә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында арбитраж идарә итүчеләрнең эшчәнлекләрен һәм банкротлык процедурасының нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре буенча җирле үзидарәле органнарның һәм башкарма хакимияте органнарының үзара бәйләнеш буенча эш төркеме утырышы узды.
Утырышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге” белгечләре Татарстан Республикасы буенча Россия салымнар хезмәте федераль идарә белгечләре белән бергә ел саен төзелә торган (2008 елдан бирле) арбитраж идарә итүчеләр рейтингының башлангыч нәтиҗәләре расланды.
Эш төркеме утырышы эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге” директорының урынбасары О.В. Миронов һәм предприятиеләрнең икътисады бүлегенең мөдире А.Ф.Шарипов катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International