Саха (Якутия) Республикасы делегациясе визиты

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе
2013 елның 1-3 октябрләрендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нә Саха (Якутия) Республикасы делегациясе килеп китте. Саха (Якутия) Республикасы стратегик тикшеренүләр Үзәге белгечләренең визиты тәҗрибә уртаклашу белән бәйле иде.
Очрашу барышында директор А.Н.Кудрявцева кунакларга ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”н аналитик узәк буларак итеп китерде, үзәкнең эш юнәлешләре турында кыскача сөйләде. Югарыда күрсәтелгән мәсьәләләр турында бүлек мөдирләре тулырак мәгълумат китерделәр.
Үз чиратында, Саха (Якутия) Республикасы стратегик тикшеренүләр Үзәге белгечләре үзләренең Үзәк төзелеше һәм эш юнәлешләре турында презентация күрсәттеләр.
Очрашу нәтиҗәсендә ике үзәк арасында хезмәттәшлек итүне киләчәктә дә планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International