Бөтендонья Банкының яңа Докладына багышланган семинар булып узды

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе
Бүген  Икътисад министрлыгында Бөтендонья Банкының яңа Докладына багышланган семинар булып узды. Семинар видеоконференция режимында узды. Татарстан Республикасы белән бергә Рәсәйнең башка күп регионнары да катнашты.  Әлеге конференция кысаларында катнашучылар Бөтендонья Банкының яңа Докладының төп нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.
Бөтендонья Банкының яңа Докладында Рәсәй икътисады турында сүз барды. Зур үсеш алган икътисадлы башка Европа илләре белән чагыштырганда, Рәсәй икътисадының да уңайлы яклары билгеләнде. Ләкин башка илләргә караганда, Рәсәйдә икътисад үсеше әкренрәк бара. Моңа эчке һәм тышкы факторлар да тәэсир итә. Аларның кайберләре циклик, кайберләре структур характерлы.
Циклик компоненты Рәсәнең нефть һәм газ экспортынна бәйле,ә структур мәсьәләсе конкурент булмаган тармакларның күп булуына.
Рәсәй икътисадының үсеше әкренәүенә карамастан, соңгы бәяләр җитештерү куәтлегенең 2013 елның беренче яртысында 80%ка якын булуын күрсәтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International