Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле бишенче утырышы

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

2024 елның 11 июлендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле бишенче утырышы узды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Р.Н..Миңнеханов, Хөкүмәт әгъзалары, чакырылганнар катнашты.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин үткәрде. Көн тәртибенә барлыгы 33 сорау куелды.

Алтынчы чакырылыш парламентының йомгаклау утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшенә йомгак ясады.

Моннан тыш, утырышта 2023 елда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының еллык доклады тыңланды, аны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И. Г. Һадиуллин тәкъдим итте.

Утырышта шулай ук көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә каралды һәм тикшерелде.

Утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International