Татарстан Республикасында чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү буенча ведомствоара эш төркеменең киңәйтелгән утырышы

2024 елның 16 июле, сишәмбе

2024 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р.Фазлыева рәислегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук Казан университетлары ректорлары катнашында Татарстан Республикасында чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү буенча ведомствоара эш төркеменең киңәйтелгән утырышы узды.

Киңәшмәдә чит ил гражданнарының социаль һәм мәдәни адаптациясе, «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында чит ил гражданнарының (мигрантларның) социомәдәни адаптациясе һәм интеграциясе системасын камилләштерү мәсьәләләре, мигрантлар белән эшләү буенча аерым орган төзү мәсьәләләре каралды һәм фикер алышынды.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты һәм доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International