Тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясенең утырышы булып узды

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында Премьер-министрның беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислеге астында  тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясенең утырышы булып узды. Әлеге утырыш видеоконференция режимында республиканың барлык муниципаль районнары белән әлемтәдә үтте.
Татарстан Республикасы буенча статистика бүлегенең җитәкчесе В.П.Кандилов сүзләренчә, соңгы атна эчендә республика предприятияләре һәм оешмалары белән түләү хакы буенча булган бурычлары 25 млн. сум күләмендә түләнгән. Алар арасында ААҖ “Татфлот”, ААҖ “Завод Ресмтроймаш”, ААҖ “Востокзернопродукт Заволжья”. ААҖ “Авиакомпания Татарстан” (30,3 млн. сум) һәм ААҖ “ВАМИН” дә (14 млн. сум) әлеге вакытта хезмәт хакы буенча зур бурычлар кала.
Бүгенге көндә торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә субсидияне 407988 кеше ала. Алар арасында эшләүчеләр саны-128,3 мең кеше, балалар-82,5 мең, пенсионерлар -159 мең, эшләмәүчеләр саны-38 мең кеше.
Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева һәм социология бүлегенең мөдире Л.Ф. Казанцева катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International