Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

2025 елның 20 гыйнварында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Г.Камал театр бинасын ачу тантанасы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булды.

Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов, Россия Федерациясе Мәдәният министры О. Б. Любимова, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И. Э. Фәйзуллин, Россия театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Россия Федерациясенең халык артисты В. Л. Машков, республика министрлыклары һәм ведомстволары, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре җитәкчеләре, шәһәр һәм район башлыклары һәм башка рәсми затлар катнашты.

«2024 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар турында» доклад белән Татарстан Республикасы мәдәният министры И. Х. Әюпова чыгыш ясады.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан утырыш эшендә директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International