2025 елның 20 гыйнварында Казанда Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Анда Татарстан Рәисе Р.Н.Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И. Э. Фәйзуллин катнашты. Коллегиянең төп темасы-Татарстан Республикасы төзелеш Министрлыгының 2024 елдагы эшенә йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар турында.
Төп докладлар белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры М. М.Айзатуллин, «Водоканал» МУП директоры Р. Р. Абдулхаков, «Татэнерго» АҖ генераль директоры Р. М. Хаҗиев, ТР Дәүләт экспертизасы директоры Р. М. Шакиров, ТР Фәннәр академиясе президенты Р. Н. Миңнеханов чыгыш ясады.
Коллегия эшендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан директор урынбасары А. Ш. Гарипов катнашты.