Гражданнар һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен һәм хәбәрләрен эшкәртү системасын булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУда директор А. Н.Кудрявцева җитәкчелегендә гражданнар һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен һәм хәбәрләрен эшкәртү системасын булдыру, алга таба анализлау һәм карарлар эшләү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе вәкилләре – Татарстан Республикасы Рәисе мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Л. К. Сыраева һәм күрсәтелгән идарәнең аналитика бүлеге мөдире К. Г. Смирнов катнашында үткәрелде.

Киңәшмә барышында гражданнар һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен һәм хәбәрләрен эшкәртү системасын булдыру буенча концептуаль алымнар һәм әлеге проектны гамәлгә ашыру буенча беренче чираттагы бурычлар турында фикер алыштылар.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә директор урынбасары Ч. Н. Гайзатуллина һәм макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Е. В. Баһаутдинова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International