Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген төзү һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

2025 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты, «БДД» ДБУ директоры Р. Н. Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген төзү һәм эшләтеп җибәрү буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасында пространство мәгълүматларыннан файдаланучы катнашучыларның интеграциясен оештыру, шул исәптән гамәлдәге мәгълүмат системаларын инвентаризацияләү процессын оештыру турындагы мәсьәлә тыңланды һәм тикшерелде, аның белән Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары А. А. Кыямов чыгыш ясады.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә директор А. .Кудрявцева һәм директор урынбасары Ч. Н. Гайзатуллина катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International