2025 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Нигъмәтуллин Р.К. рәислегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында муниципаль милектә булган гидротехник корылмаларга хезмәт күрсәтү һәм аларны карап тоту өчен җаваплы ведомствоны билгеләү, ГТК торышы турындагы мәгълүматлар базасын алып бару турындагы мәсьәләне карау буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә катнашучыларның көн тәртибендә билгеләнгән тема буенча хәбәрләре тыңланды һәм фикер алышынды.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты һәм чыгыш ясады.