Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген төзү һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

2025 елның 27 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты, «БДД» ДБУ директоры Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген төзү һәм эшләтеп җибәрү буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.

Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр тыңланды һәм фикер алышынды:

Татарстан Республикасында цифрлы кире элемтәнең төп чыганакларын берләштерә торган гражданнар мөрәҗәгатьләрен, хәбәрләрен анализлау һәм эшкәртүнең мәгълүмати системасын (алга таба — мәгълүмат системасы)төзү буенча пилот проектының функциональ-технологик схемасын эшләп бетерү турында;

белешмәләрне җыю системасының структурасын, аларның мөмкин булган интеграциясен, маршрутлаштыруын һәм анализын билгеләү турында;

шәһәр округлары (Казан шәһәре муниципаль берәмлеге мисалында) һәм авыл җирлекләре (җирле үзидарә органы дәрәҗәсендә)дәрәҗәсендә мәгълүмат системасының пилот проектын гамәлгә ашыру буенча кабул ителгән карарлар турында;

мәгълүмат системасын булдыруның икенче этабын проектлауга техник бирем проектын эшләү алымнарын билгеләү турында.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә директор А. Н.Кудрявцева һәм директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International