2025 елның 28 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин җитәкчелегендә җиденче чакырылышның Татарстан Республикасы Дәүләт Советының сигезенче утырышы узды.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, чакырылганнар катнашты.
Көн тәртибенә барлыгы 23 мәсьәлә чыгарылды.
Көн тәртибендә беренче булып депутатлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгына багышланган мәсьәләне карадылар. Әлеге мәсьәлә буенча докладны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин тәкъдим итте.
Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Конституция Советының конституциячел законлылык торышы турында, «2024 елда Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турында» Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «2024 елда граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында» республика Иҗтимагый палатасы докладлары, шулай ук Татарстан Республикасы фәннәр академиясе хисабы тәкъдим ителде.
Шулай ук көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә тыңланды һәм фикер алышынды.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.