Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары структурасын камилләштерү мәсьәләләре буенча эш төркеме утырышы

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

2025 елның 4 апрелендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары – территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы, эш төркеме җитәкчесе И. М.Гарипов рәислегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Анда «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ директоры А. Н. Кудрявцева докладлары тыңланды һәм фикер алышынды. Түбәндәге темалар буенча: муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендәге структур бүлекчәләрнең типик хәле турында, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендәге бүлекчәләрнең санын билгеләү методикасы турында, муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәткә түләү төркемнәре дифференциациясен үзгәртүгә якын килүләр турында.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә шулай ук директор урынбасары А.Б. Гревцов һәм предприятиеләр икътисады һәм төбәк сәясәте бүлеге башлыгы А.Р. Гыйльметдинов катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International