2025 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин җитәкчелегендә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының тугызынчы утырышы узды.
Утырышның көн тәртибенә тулаем 10 мәсьәлә кертелде, шул исәптән 5 республика законы проекты һәм 3 федераль закон проекты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов тарафыннан кертелгән 2024 елга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапны Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин тәкъдим итте.
Шулай ук көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә тыңланды һәм фикер алышынды.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.