"Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Социаль хезмәт күрсәтүче учрежденияләрнең сыйфатлы эшенә мөстәкыйль бәясен формалаштыру хакында" 2013 ел, 24 октябрь, 793нче карарын тормышка ашыру сорауларына багшыланган жыелыш булып узды

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
Бүген  ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Социаль хезмәт күрсәтүче учрежденияләрнең сыйфатлы эшенә мөстәкыйль бәясен формалаштыру хакында" 2013 ел, 24 октябрь, 793нче карарын тормышка ашыру сорауларына багшыланган жыелыш булып узды. Җыелышны региональ сәясәт бүлегенең баш белгече С.М.Панина алып барды. Җыелышта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау, Мәдәният, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыкларының вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Социаль хезмәт күрсәтүче учрежденияләрнең сыйфатлы эшенә мөстәкыйль бәясен формалаштыру хакында" 2013 ел, 24 октябрь, 793нче карары буенча ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нә  социаль хезмәт күрсәтүче учрежденияләре эшенә мөстәкыйль бәя бирү вәкаләте тапшырыла.
Әлеге карар буенча 15нче ноябрьгә кадәр иҗтимагый киңәшмәләр оештыруны тәэмин итәргә кирәк. Декабрь аенда әлеге киңәшмәләр социаль хезмәт күрсәтүче учрежденияләрнең сыйфатлы эшенә мөстәкыйль бәя бирү буенча әмәлләрнең планнарын расларга тиешләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International