2025 елның 15 маенда ИТ паркында Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы яшьләр министры Р.Н. Садыйков үткәрде.
Утырышта министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкилләре, җәйге балаларны савыктыру учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Утырыш кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм фикер алышынды:
2025 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек турында;
2025 елда көндезге лагерьларның эшчәнлеге турында;
Татарстан Республикасы балаларны савыктыру оешмаларында балаларның санитар-эпидемиологик иминлеге турында;
2025 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында балаларны савыктыру лагерьларының сакланышын тәэмин итү турында;
2025 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә эшләүче балаларны савыктыру оешмаларының комплекслы иминлеген тәэмин итү турында.
Утырыш эшендә «ТР икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан директор урынбасары Ч. Н.Гайзатуллина һәм социология бүлегенең әйдәп баручы белгече Степанова Ф.Н. катнаштылар.