А.Н.Кудрявцева Бурятия Республикасы икътисад министры -Бурятия Республикасы Хөкүмәте әгъзасы Татьяна Думнова белән очрашты

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
12 нче ноябрьдә  ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә  А.Н.Кудрявцева Бурятия Республикасы икътисад министры -Бурятия Республикасы Хөкүмәте әгъзасы Татьяна Думнова белән очрашты.
Бурятия Республикасы икътисад министрлыгы составына инвестицияләр комитеты, макропрогнозлар комитеты, табышлар белән идарә итү комитеты, хезмәт комитеты, тышкы мөнәсәбәтләр комитеты һәм эшләр белән идарә итү комитеты керә.
Бурятия Республикасы аерым территориаль үсеш зонасы статусына ия. Бурятия Республикасы территориясендә мөһим проектларының берсе- дәүләти шәхси партнерлык принцибы буенча Кытай белән хезмәттәшлектә торак төзү проектлары.
Бурятия Республикасы делегациясенең Татарстан Республикасына визиты нәтиҗәсендә республикалар  арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәгариф хезмәттәшлек турында Килешүләр төзелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International